Ябага тайны хурлама − язга чыкса ат булыр
Не ругай линяющего жеребца − по весне станет лошадью
Явым теләсәң, давылына да чыда
Ждешь дождя, стерпи и ураган
Яз берәүне аздырыр, берәүне малдан яздырыр
Весна − одного одарит, а другого − оставет без скотины
Яз кайгысын кыш кайгырт, кыш кайгысын яз кайгырт
О весенних заботах думай зимой, о зимних − весной
Яз сөрсәң, көз урырсың
Вспашешь весной − пожнёшь осенью
Яз уңмаган көз уңмас
То, что не поспело весной, и осенью плодовне даст
Кавәс тумый кыш булмый, җәүза тумый җәй булмый
Не родившись стрельцу не быть зиме, не родившись близнецам − лету
Җәй алмаска, кыш бирмәскә
Летом не брать, зимой не давать
Җәй бар, кыш бар, ашыгып ни эш бар
Лето есть, зима есть, куда спешить
Җәй көнне бияләй, кыш көнне майка сатып ал
Покупай летом варежки, а зимой майку
Җәй көнне йоклама, кыш көнне өлгерерсең
Не спи летом, отоспишься зимой
Җәй көнне чанаңны, кыш көнне арбаңны әзерләп куй
Готовь сани с лета, а телегу зимой
Җәй җәйләдем, кыш кышладым, мич башыннан төшмәдем
Лето пропел, зиму перезимовал, но с печи не слезал
Җәйгә чыккан җан үлмәс
Дожившая до лета душа не умрёт (будет здорова)
Җәйгә чыксаң кышны уйла, кышка керсәң җәйне уйла
Летом задумайся о зиме, а зимой о лете
Жәй эшләсәң, кыш ашарсың
Летом поработаешь − зимой поешь
Бер кырпак белән кыш булмас
От одной пороши (с первого снега) зима не начинается
Бер карлыгач белән яз булмый
Одна ласточка весны не делает
Бер елда ике яз булмый
Две весны в один год не наступают
Яз җитсә чебенгә дә җан керә
Весной даже мошка набирается силы
Язгы көн ел туйдыра
Один весенний день год кормит
Язгы хезмәт − көзге хөрмәт
Весенний труд − осенний почёт / Весенний труд – осенние плоды
Күз өчен яз яхшы, авыз өчен көз яхшы
Для глаз отрада весна, а для рта − осень
Иртән уңмаган һич уңмас
Не сделанное утром, вечером и подавно не доделается
Язның байлыгы − кояш, көзнең байлыгы − уңыш
Весенне богатство − солнце, осеннее богатство − урожай
Язның пычрагы да ямьле була
У весны даже грязь живописна
Октябрь ни арба, ни чана
Октябрь − ни телега, ни сани
Октябрь − кара бия, ноябрь − ала бия
Куда октябрь поведет, туда ноябрь и свернет
Көзге көн ул бала кебек: әле көлә, әле җылый
Осенний день как дитё: то плачет, то смеётся
Көзге көн − арткы акыл, язгы көн − ярты акыл
Осенний день − поздний ум, весенний день − половина ума
Көзге көн − кияү акылы, язгы көн − яшь килен йөзе
Осенний день − разум зятя, весенний день − молодое лицо невесты
Көзге көннән язгы төн яхшы
Весенняя ночь лучше осеннего дня
Көзге юлга кием ал, язгы юлга азык ал
На осеннюю дорогу запасайся одеждой, а на весеннюю − едой
Кыш бетте дип тун сатма, янә кыш бар
Не продавай тулуп по окончании зимы − настанет новая
Кыш булганын колагы туңганнан белгән
Зиму узнал по замёрзшим ушам
Кыш көне кулыннан кар ала алмассың
У зимы снега не выпросишь
Кыш рәхәт чанага, җәй рәхәт арбага
Зима хороша для саней, а лето − для телеги
Кыш − кыямәт, яз − җәннәт
Зима − день расчета, лето − рай
Кыш − үги ана, яз − үз ана
Зима − мачеха, а весна − родная мать
Кышка каршы тиен дә запас җыя
К зиме даже белка запасается
Кышкы көннең җылынуына ышанма
Зимой на потепление не надейся
Кышкы көннәр җәйне әйтер, җәйге көннәр җайны әйтер
Зимние дни зовут лето, летние дни − покой
Кышның күзе караңгы: ни кисәң дә ярый
Зимние глаза − потёмки: что бы ни надел подойдёт
Кара көзнең кары ятмас
У чёрной осени не бывает снега