Ялгызлык таштан да каты
Одиночество и камня твёрже
Ялгызлык яман юлдаштан хәерлерәктер
Одиночество лучше плохого товарища
Ялгызлык ят илдә беленер
Одиночество ощущается в чужом краю
Ялгызның көче бетәр, эше бетмәс
Силы одинокого покинут, работа − нет
Ялгыз кеше − ялсыз кеше
Одинокий человек − человек без отдыха
Ялгыз кеше барлы булса да зарлы
Одинокий человек хоть и богат, но грустен
Ялгызга юл озак
Одинокому и дорога длинна
Хатыны юкның якыны юк
У кого нет жены, у того нет близкого (тот одинок)
Берүзең тау күчерә алмыйсың
Один горы не сдвинешь
Ялгыз каенга кош кунмас
На одинокую берёзу и птица не сядет
Үз казанында кайнарга
Вариться в собственном соку
Үзең генә җырлаганчы, икәүләшеп тын утыру рәхат
Молчание вдвоём дороже пения в одиночку
Сайланган сазга баткан
Перебирающий застрянет в болоте
Парлы булсаң − гөл сибәрләр йөзеңә; ярлы булсаң − көл сибәрләр күзеңә
Если у тебя есть пара − будут кидать цветы, а если ты беден − пепел
Кимчелексез дус эзләгән − ялгыз калган
Ищущий друга без изъяна − останется одинок/ Поиск идеала приведёт к одиночеству
Ирсез хатын − йөгенсез ат
Незамужняя женщина − необузданная лошадь