К книге
Татарские пословицы и поговоркиЯзык. Время
58%
Язык. Время
15

Айлар да тигез түгел: берсе озын, берсе кыска

Даже месяцы не одинаковы − одни короче, другие − длиннее

Айның ундүртенче кичәсе кебек

Как 14 вечер месяца

Айның утыз көне бар, утыз төне бар

У месяца есть 30 дней и 30 ночей

Көннең киче иртәсеннән билгеле

Утро вечера мудренее

Атна кичнең килеше чәршәмбедән билгеле

Наступление конца недели чувствуется уже в среду

Атнада җиде җомга

Семь пятниц на неделе

Минутында тотмасаң, сәгатендә тоталмассың

Потерял минуту − потеряешь час

Атнасына алты ял

Шесть выходных на неделе

Көн көнгә охшап тумас, көн саен кояш булмас

День на день не приходится, каждый день солнца не бывает

Көн узсын, йон тузсын

Пусть день пройдёт, а шерсть сойдёт

Заман кош кебек: очып киткәч кире кайтмый

Время как птица: улетев − обратно не вернётся

Заманны бернинди җәүһәргә дә алмашып булмый

Время не обменяешь ни на какую драгоценность

Заманның ялына ябыш

Цени свободу времени

Заман үзе өйрәтә

Время само научит

Замана − көчленеке

Настоящее время − у сильного

Заманасына күрә дуңгызны җизни диярсең

Смотря какое время и свинью зятем назовёшь

Былтыргыны былтыратма

Не вороши прошлое

Былтырны шүрәле дә эзләп тапмаган

Прошлогоднего даже чёрт не сыщет

Бүген бар, иртәгә юк

Сегодня есть − завтра нет

Бүген белән көн бетми

День сегодня не заканчивается

Бүген болай, таңда әллә ничек

Сегодня так, а на рассвете уже по-другому

Бер көн артка калсаң, биш көн артка калырсың

Отставший на день, отстанет и на пять

Баш кашырга да вакыт юк

Даже затылок почесать некогда

Көн − эш өчен, төн − ял өчен

День для работы, ночь − для отдыха

Көндез таш ват, төнлә тыныч йокла

Днем ломай камни, а ночью спи спокойно

Көндез шырпы белән эзләп тапмассың

Днем с огнем не сыщешь

Вакыт акча түгел, югалтсаң таба алмассың

Время не деньги, потеряв − не найдһшь

Вакыт комны ташка, ташны комга әйләндерә

Время превращает песок в камень, а камень в песок

Вакытлы эш вакытында яхшы

Работа хороша вовремя

Вакытның дилбегәсе юк

У времени нет вожжей

Вакытың үтте − бәхетең китте

Время прошлом − счастье ушло

Безнең авылның көне бик озын, кечкенә авылның елы хәтле бар

День в нашей деревне равен году в чужой провинции

Артка калган болыт яумый үтәр

Запоздалая туча пройдёт без дождя

Алды барның арты бар, февральнең марты бар

У начала есть и конец, у февраля есть март

Узган гомер кире кайтмый сулар үргә акса да

Прожитая жизнь не вернётся, даже если вода будет течь обратно

Нух пәйгамбәр заманыннан

Со времён пророка Нуха / Со времён царя Гороха

Кырындагын кырык ел эзләгән

Сорок лет искал то, что было под боком

Предыдущая главаГлава 15 из 26Следующая глава