К книге
Татарские пословицы и поговоркиЯзык. Природа
54%
Язык. Природа
14

Ай гел болыт артында гына тормый

Луна не находится все время за тучей

Ай якты да, җылытмый

Луна светит, да не греет

Ай яктыртканда, йолдыз күренми

При луне звёзд не видно

Ай − тулгач кителә

Луна уходит в полнолуние

Аяз көндә яшен сугар

Гром ударит в ясную погоду

Җыен йолдыз җыелса да, яктылыгы айдай юк

Даже если звёзды соберутся, света как от луны не будет

Аяз көннең яшененнән курык

Бойся грозы в ясный день

Язның бер көне ел туйдыра

Один весенний день год кормит

Ләйсән суын җиде ел сакласаң да, энҗегә әверелми

Даже если хранить весеннюю воду семь лет –в жемчуг она не превратится

Ләйсән − рәхмәт яңгыры

Первый весенний дождь − дождь благодарности

Көн явым − ят та юрганың ябын

В дождливый день ляг и укройся одеялом

Кояш барда йолдыз күренми

При солнце и звёзд не видно

Кояш бик зур да, аны капларга кечкенә болыт җитә

Солнце огромно, но закрыть его достаточно и маленького облака

Кояш кермәгән өйгә врач керер

В дом, куда не заходит солнце, войдет лекарь

Кояш куянга атланган чак

Время, когда солнце верхом на зайце (на рассвете)

Санаулы көн тиз үтә

Считанные дни быстро проходят

Кояш та тапсыз булмый

Даже на солнце есть пятна

Кояш югында ай да яктырта

Когда нет солнца, и луна светит

Кояш юк − көн юк, көн юк − тереклек юк

Нет солнца − нет дня, нет дня − нет жизни

Кояшка балчык атма, пычрагы үзеңә төшәр

Не кидай грязь на солнце − сам испачкаешься

Кояшны култыгыңа яшерә алмассың

Солнце за пазухой не скроешь

Кояшның кадере баегач сизелә

Солнце ценится после заката

Коры җирдә чана да шумый

На сухой земле и сани не катятся

Килегә салып су төймиләр

Воду в ступе не растолочь

Килмәгән яңгырдан курку

Бояться дождя, которого нет

Кичүсез елга юк, батыр җиңмәс дошман юк

Непроходимой реки не существует, непобедимого врага нет

Кара суык кардан яман

Черный холод страшнее снега

Кайда су чыкса, коены шунда казыйлар

Колодец роют там, где есть вода

Кара җиргә кар яуса, карны күрү бер зәвык; кара җирдән кар китсә, җирне күрү берзәвык

Увидеть на черной земле первый снег − радость, как и увидеть черную землю после снега

Йомшак агачны корт баса

Мягкое дерево быстро прогнивает

Йөргән таш шомарыр, тик яткан таш мүкләнер

В движении камень шлифуется, а неподвижный − замшеет

Иртәнге яңгыр төшкә хәтле

Утренний дождь идет до обеда

Имгәк аяк астында

Беда ходит под ногами

Икмәк − илдән, су − күлдән

Хлеб от земли, а вода − от озера

Җидегән йолдыз җиде әйләнә, Тимерказык урынында

Медведица вращается по семь раз, а Полярная звезда всегда на месте

Җил агач башыннан, бәлә әдәм башыннан йөри

Ветер по верхушкам деревьев, а беда по людским головам ходит

Җил искән якка авырга

Падать туда, куда клонит ветер

Җил исми яфрак селкенми

Без ветра листья и не шелохнутся

Җил кай якка иссә, камыш шул якка борылыр

Куда дует ветер, туда камыш и повернётся

Җил кайссы яктан исә, ул да шул яктан кисә

Куда ветер подует, туда и он прибудет

Җил чәчсәң, давыл урырсың

Посеешь ветер, пожнешь бурю

Җил җелеккә үтәр

Ветер до мозга костей

Җил җилләми, томан ачылмый

Без ветра туман не рассеится

Җил-яңгыр тидермәү

Защитить от ветра и дождя

Җилгә каршы төкермә, битеңә төшәр

Не плюй против ветра, испачкаешься

Җилгә сәнәк белән каршы тормыйлар

Против ветра с вилами не стоят

Ерактагы кояш җылырак

Дальнее солнце теплее

Ерактагы су белән сусын канмый

Дальней водой жажду не утолишь

Елга күпме боргаланса да, диңгезгә төшәр

Река сколько бы не извивалась − попадает в море

Елганың башы комлы булса, тамагы да комлы була

Если исток реки илистый, то и продолжение такое

Дәрьяга яңгыр яуганнан ни файда

Потоку реки от дождя нет толка

Болганган су тирән күренер

Мутная вода кажется глубокой

Болганчык суда балык тотарга яхшы

В мутной воде рыба легко ловится

Болыт берексә − күк күкрәр, халык берексә − җир тетрәр

Если сплотится туча − гремит небо, если сплотится народ − содрогается земля

Болытсыз яңгыр булмас

Без тучи дождю не бывать

Бик шәп аккан чишмәнең башы якын була

У быстрого ручья устье близко

Бер тамчыдан диңгез булмый

От одной капли моря не будет

Бер болыттан боз да явар, кар да, яңгыр да явар

Из одной тучи пойдет и лёд, и снег, и дождь

Батып барган кояш туып килгән айга кырын карый

Заходящее солнце на восходящую луну косо смотрит

Аның кышкөнне кар алалмассың

У него и снега зимой не выпросишь

Җилдән килгән, җилгә киткән

Легко пришло, легко уйдёт

Җиле булгач, бураны да булыр

Есть ветер, значит и буря будет

Җилне төтен кумый, җил төтенне куа

Ветер гонит дым, а не дым ветер

Давыл алды тын була

Затишье наступает перед бурей

Давыллы болытның явымы аз

От тучи с ураганом дождь слабый

Җир астыннан йөргән еланны да сизәләр

Замечают даже ползающую под землей змею

Җир астыннан юл булмас (ягъни үлгәнче күрешеп калырга)

Под землей не будет дороги (т.е. нужно увидеться, пока еще живы)

Җир бастырыгы − тау, тау бастырыгы − таш

Землю подпирает гора, а гору подпирает − камень

Җир безне басканчы, без җиргә басып калыйк

Пока земля не наступила на нас, давайте мы по ней будем ступать

Җир чокырсыз булмас, урман киексез булмас

Земля без ям не бывает, а лес − без дичи

Дулкыннарга эләккәч таш та шомара

Даже камень полируется под волнами

Диңгез янында кое казымыйлар

Колодец рядом с морем не роют

Диңгездә су да кыйбат

На море и вода дорогая

Диңгездән чыктым, коега баттым

Из моря вышел, в колодце застрял

Диңгезне шырпы белән болгатып булмый

Море спичкойне замутишь

Диңгезнең дә чиге бар, елганың да яры бар

И у моря есть причал, и у реки − берег

Яңгыр − бай йөрәген янды

Дождь − встревожь сердце богача

Яңгыр көтсәң, кар явар

Ждешь дождь − будет снег

Яңгыр яуганда чиләгеңне тотып кал

В дождь успевай держать ведро

Яңгыр яуса − ялкауга ял

Дождливый день − ленивому отрада

Чыланган яңгыр тамчысыннан курыкмас

Мокрый дождя не боится

Яңгырдан соң тузан да басыла

После дождя и пыль оседает

Шаулы яңгыр тиз үтәр

Крупный дождь долго не идёт

Шәп яуган яңгыр җиргә сеңми

Сильный дождь землю не промочит

Чыландык та киптердек, яңгыр безне нишләтсен

Как вымокли, так и высохли, дождь нам не помеха

Чык суы матур булса да, сусын кандыра алмый

Роса красива, да жажду не утоляет

Чыкмаган кояшка кызынма

Не грейся не взошедшим солнцем / Тешиться несбыточными надеждами

Тамчы тама-тама таш тишә

Вода камень точит

Төпсез көймәгә утырырга

Сесть в дырявую лодку /Сесть в калошу

Теләмә озын җәй, телә җылы җәй

Не желай длинного лета, а желай тёплого

Ташыган диңгез дә кайта

И прилив моря завершается отливом

Тау булгач, чокыры булыр

Если есть гора, то будет и ущелье

Тау нихәтле биек булса да, кичүе булыр

Как ни высока гора − покорить можно

Томан төшә − җимешләр пешә

С туманом поспевает ягода

Сәвердәге явым − савып торган савым

Апрельский дождь воза золота стоит

Суны ут алмас, алтынны тут алмас

Вода не горит, а золото не ржавеет

Суның кадере чишмә корыгач беленә

Воду вспомнит как ручей иссохнет

Сиңа җил дә юк, яңгыр да юк

Тебе ни ветра, ни дождя

Сай елга шалтырап ага, тирән елга − тавышсыз

Чем река глубже, там она меньше шумит

Кара алтын − җир мае, аның белән ил байый

Нефть − черное золото, этим страна богатеет

Кар астыннан карга бугы да табылмый

Под снегом и вороньего помета не сыщешь

Кар матур да, аякны туңдыра

Снег красив, да ноги мёрзнут

Тыныч башым, тыныч колагым

Спокойна голова, спокойны и уши

Тыныч торасың килсә, кешене тыныч тот

Хочешь покоя, будь спокоен с людьми

Тырышкан табар, ташка казык кагар

Кто старается, тот найдёт и даже в камень гвоздь вобьёт

Тишекле таш җирдә ятмас

Дырявый камень на земле не лежит

Тамчы кечкенә генә булса да − таш тишә

Капля камень точит

Тамчы тама-тама таш тишә

Капля за каплей камень точит

Тамчы тамса да, диңгезгә су файда

Даже капля морской воды целебна

Тамчысыз диңгез булмый

Без капли моря не будет

Предыдущая главаГлава 14 из 26Следующая глава