Аштан олы булып булмый
Хлеб − всему голова
Ашым аш, суым су түгел
Не идет на ум ни еда, ни вода
Агылый белән тогылый
Водой не разольешь / Неразлучные друзья
Кунакны ипи − тоз, якты йөз белән каршылыйлар
Гостей хлебом − солью и приветливым лицом встречают
Майсыз коймак шумый шул
Без масла и блин не скользит
Май чүлмәге тышыннан билгеле
Масляный горшок видно сразу
Ит күрмәгәнгә үпкә тансык
Когда нет мяса и лёгкие желанны / На безрыбье и рак рыба
Тозсызны күзсез дә сизә
Пресную еду и слепой чувствует
Күпкә китсә бал да ачы
В излишке и мёд горький
Бер тарыдан ботка пешми
Из одного просяного зёрнышка каши не сваришь
Ашның тәме тоз белан, мәҗлес яме сүз белән
Блюдо вкусно солью, застолье славится беседой
Ашаган табагыңа төкермә
Не плюй в миску, из которой ешь
Үз күчтәнәч ашаган кешенең гомере озын була
Кто испробует свой гостинец, продлевает себе жизнь
Ач иманны белмәс, яшь заманны белмәс
Голодный не знает веры, молодой не знает времени
Ач тамагым − тыныч колагым
Лучше быть голодным, чем слушать упрёки
Ач хәлен тук белмәс
Сытый голодного не разумеет
Ачлыкка түзеп була, суыкка − юк
Голод выдержать можно, холод − нет
Ачның ачуы яман
Злость голодного страшна
Аш ашка − урыны башка
Для каждой пищи в желудке есть отдельное место
Ашаганда дус күп, башка төшсә берсе дә юк
За столом все друзья, но когда вы идете вниз − нет ни одного
Ашау байдан − үлем ходайдан
Еда от богача, смерть − от Бога
Ашка каршы − аш, ташка каршы − таш
Око за око, зуб за зуб
Ашны бергә пешерсәң, куе була
Вместе сваренный суп получится гуще
Ашны күрсәң кадер тот, дусны күрсәң гадел тот
В еде видь ценность, в дружбе − будь справедлив
Күгәрчен сөте генә юк
Нет только голубиного молока
Күкәй эчендәге сары кебек
Желтый словно желток
Дөнья җәе белән, коймак мае белән
Жизнь славится летом, блины − маслом
Ашым аш, суым су түгел
Не идет на ум ни еда, ни вода
Агылый белән тогылый
Водой не разольешь
Бер тарыдан ботка пешми
Из одного горошка проса каши не сваришь
Ашаган белми, тураган белә
Знает не тот, кто вкушает, а тот, кто нарезает
Сыпы (аш сайлаучы, менгел) суган ашамас, күрсә − кабыгын да куймас
Привереда на людях и лук не съест, а проголодавшись и кожуры не оставит