К книге
Татарские пословицы и поговоркиЯзык. Ум
46%
Язык. Ум
12

Акыл базарда сатылмый

Ум не рынке не купишь

Акыл яшьтә түгел, башта

Ум не в возрасте, а в уме

Акылың булса ачу саклама

Умный обиды не таит

Ачулы башта акыл юк

В злой голове ума нет, не проживешь добром век

Акылга утырырга

Браться за ум

Ана сөте белән кермәгән, тана сөте белән кермәс

То, что не вошло с молоком матери, с молоком коровы уже не войдет

Белемле кыз − бирнәле кыз

Образованная девушка − девушка с приданым

Акыллы дошман надан дустан яхшырак

Умный враг лучше глупого друга

Акылы төштән соң

Задним умом крепок

Акыллының уендагы акылсызның телендә

Что у умного на уме, у глупого − на языке

Өйрәнмичә чабата да үреп булмый

Без ума и лапти не свить

Өйрәнү бервакыттада соң түгел

Учиться никогда не поздно

Өйрәтсәң, аю да биергә өйрәнә

И медведя можно научить танцевать

Мәктәп юлы − мәңгелек

Школьная дорога − вечность

Эшләгәнең кеше өчен булса − өйрәнгәнең үзең өчен

Работаешь − для других, учишься − для себя

Хатын-кызның чәче озын, акылы кыска

У баб волосы длинные, да ум короток

Хатын-кызга акыл кырыктан соң керә

Женщине мудрость приходит после сорока

Уйнап сөйләсәң дә уйлап сөйлә: тел көферлегенә төшәрсең

Даже в шутку, говори подумав: впадешь в богохульство

Уйнап әйтсәң дә уйлап әйт

Даже играя, говори подумав

Уку − энә белән кое казу

Ученье − то же, что рыть иголкой колодец

Китап − якын сердәш

Книга − близкий друг

Күп беләсе килгән кеше күп йокламый

Кто хочет много знать − тот долго не спит

Кешенең акылы сүзеннән билгеле

Ум человека видно по его словам

Китап − тормыш көзгесе

Книга − зеркало жизни

Күп белсәң − тиз картаерсың

Много знаешь − скоро состаришься

Китап − белем чишмәсе

Книга − источник знаний

Көче булган берне егар, белеме булган меңне егар

Сильный одного победит, а умный − тысячу

Киемеңә карап каршы алалар, акылыңа карап озаталар

По одежке встречают, по уму провожают

Белемле кеше югалмас

Человек со знаниями не пропадёт

Бүләк зур булмас, укыган кеше хур булмас

Подарок не будет большим, умный не осрамится

Белгән кеше эшли, белмәган өйрәтә

Знающий − делает, не знающий − учит

Башына тай типмәгән

В своем уме / Пока не потерял разум

Дөньяда иң изге урын − мәктәп, иң зур байлык − белем

Самое священное место на земле − школа, самое большее богатство − знания

Бүгенге көндә йомырка тавыктан да күп белә

Сегодня и яйцо знает больше курицы

Бер кешедә бер акыл, халыкта мең акыл

В человеке − один мозг, в народе − тысяча

Белмәү гаеп түгел − белергә теләмәү гаеп

Вина не в незнании, а в нежелании узнать

Беләге бар берне егар, белеме бар меңне егар

Рукастый ударит один раз, умный − тысячу

Күп укыган күп белер

С книгой поведешься − ума наберешься

Кояш җирне яктырта, уку кешене

Солнце освещает землю, ученье − человека

Керәшеннең акылы − керәле дә чыгалы

Человеческий разум − приходит и уходит

Галим белән надан аермасы − карга белән былбыл аермасы

Разница между учёным и глупцом − как между соловьём и вороной

Галим белсә сорый, надан белми дә, сорамый да

Ученый, зная − спросит, глупец и не знает, и не спрашивает

Галимнең бер көне наданның бөтен гөмеренә тора

Один день ученого, что вся жизнь глупца

Галим уйлар, надан ышаныр

Учёный подумает, глупец сразу поверит

Галим булу җиңел, әдәм булу читен

Легко стать учёным, трудно быть человеком

Аек башта − аек акыл

В трезвой голове трезвый ум

Укыган укыр, укымаган күрә сукыр

Читающий читает, нечитающий и имея глаза слеп

Ата гыйлеме белән галим булып булмый

Знаниями отца учёным не станешь

Уку кешене күзле итә

Учеба открывает человеку глаза

Белем − бәхет ачкычы

Знания − ключи от счастья

Сакал агармыйчы акыл керми

Пока борода не поседеет − ум не зайдёт

Надан кеше − сукыр тавык

Глупый человек − слепая курица

Надан кеше − яман кеше

Глупый человек − злой человек

Матурга да акыл артык булмас

Красавице и ум не помешает

Матурлык туйда кирәк, акыл көн дә кирәк

Красота нужна насвадьбе, а ум − ежедневно

Предыдущая главаГлава 12 из 26Следующая глава