К книге
История татар Пензенского края. Том 1Народное творчество. Приложения
77%
Народное творчество. Приложения
24

Алтын-көмеш акча күп ясадым

Подвалымда, караңгы келәттә,

Подвалымда, караңгы келәттә;

Миннән калган талир тәңкәләрне

Патша хатыны алсын бүләккә,

Патша хатыны алсын бүләккә.

Унике иде минем тирмәнем,

Акчам кая киткәнен белмәдем.

Приказнойлар минем өчен килгәч,

Подвал ишекләрен лә ачмадым,

Подвал ишекләрен лә ачмадым.

Акча ясый торган алтын ыстанокны

Идел тобасына ла ташладым.

Әниемне әни диеп белмәдем,

Үзем дә игелекләр күрмәдем.

Әбделмән чыгадыр ахутага

Киек кенә кошларны атарга,

Киек кенә кошларны атарга.

Барабаннар сугып, указ укып,

Киләләр Әбделмәнне тотарга.

Ай-һай, Әбделмән купич, син идең,

Николай падишага тиң идең.

Әбделмән купичның илле бер ялчысы

Хвалынга баралар урманга,

Хвалынга баралар урманга.

Шушы бәлаләрдән котыла алсам,

Йөз куй чалыр идем лә корбанга.

Унике иде минем тирмәнем,

Акчам кая киткәнен белмәдем.

Әбделмән купичны озаталар

Ике генә пар атлы олауда,

Ике генә пар атлы олауда.

Әбделмән купичны сорасагыз,

Аяк-кул гынасы ла богауда.

Әниемне әни диеп белмәдем,

Үзем дә игелекләр күрмәдем.

Ак болытлар кебек тезелеп ага

Агыйдел суларының бозлары,

Агыйдел суларының бозлары.

Мәскәү урамында елашып йөри

Әбделмән купичның ла кызлары.

Ай-һай, Әбделмән купич, син идең,

Николай падишага тиң идең[311].

Предыдущая главаГлава 24 из 31Следующая глава