К книге
Российские солдаты-мусульмане в германском плену в годы Первой мировой войны (1914–1920)Приложение. 2.4. Әсирләрнең хәлләре һәм аларның милли кирәк-яраклары[857]
93%
Приложение. 2.4. Әсирләрнең хәлләре һәм аларның милли кирәк-яраклары[857]
38

Үткән ел «Вайнберг» лагерендагы мөселман әсирләре «Ярдәм» исемле бер театр җыены ясаган иделәр. Вә һәфтә саен берәр театр уйныйлар иде. Шул рәвештә җыйнаган акчаларына лагерьда үлгән әсирләргә бик зур итеп бер истәлек — «памятник» салдырдылар; хәлбуки, хәзергә кадәр Урта Ауропага татар аягы басмады дип әйтерлек иде. Истәлек өстендә татарча итеп шушы җөмлә язылган: «Икенче Вильһельм дәвере хәрб гомумендә Русия әсирләрендән Казан мөселманнары рухына фатыйха». Бу истәлек бер зур гына мәрмәрдән француз вә инглиз әсирләре памятнигыннан матуррак итеп салынган. Югарыда исеме сөйләнгән «Ярдәм» җыены һәрвакыт театр уйнап, бишәр йә унар финикдан (пфеннигтан. — И. Г., А. Г.) җыйный торгач, сигез йөз марка акча табып, бу татар истәлеге өчен бирделәр. Бу җыенда театр уйнаулары шул рәвештә бөтен кыш буена сузылып киткән иде. Әле җәй килгәч, безнең иптәшләребездән бик күбе эшкә киттеләр, театр уеннары да бу рәвештә хәзергә калып торырга тиеш булды.

Татарлар өчен ясалачак истәлек моның белән генә бетмәгәнгә күрә, тагын да бераз акча җыйнарга тугры килде, вә бер көн эчендә 500 маркадан артык җыйналды. Бу акчага сугышта аяксыз-кулсыз калган мескен солдатларга тагыла торган кул, аяк ясатырга карар бирелде. Югарыдагы акчаны җыяр өчен дә зыялы вә яшь татарлар бер арага килеп, «Аң» исемле бер театр түгәрәге ясалды. Бу группа иң әүвәле дүрт пәрдәле «Бәхетсез егет» белә(н) бер пәрдәле уен уйнады. Уен вакытында командан белән бик күп кунаклар театрга килделәр. Уйнаучылар рольләрен бик яхшы чыгарганнар иде. Командан вә кунаклар бик күп итеп кул чаптылар. Аннан соң икенче мәртәбәдә «Солдат» исемле комедия, өченче мәртәбәдә «Туй вакытындагы үлем» исемле дүрт пәрдәле драма белә(н) бер комедия уйналды. Бу өченче уен хакында шуны сөйләп узасым килә: бу уен бик шәп булды. Бигрәк тә Госманов — шәкерт ролен, Урманов мөгаллим ролен бик яхшы чыгардылар. Кәрим әфәнде Әсма ханым ролен күңел күтәрерлек итеп уйнады шикелле. Башка артистлар да үз рольләрендә бер дә кимчелек күрсәтмәделәр. Ләкин артистларның хатын киемнәрен таба алмыйча җәфа чиккәннәре бик ачык күренә иде. Алай да булса театрга килүчеләрнең артистларны тәшвикъ вә тәргыйб итеп кул чабулары мине бик шатландырды. Халыкның бу рәвештә кул чабулары да уенның яхшы чыкканын бик ачык күрсәтә иде.

Барлык расхудларны чыгаргач калган кырык марка мәҗрухлар файдасына бирелде.

Театр уйнаучыларның ясаган истәлек-памятниклары да бу авыр заманнарның иң озакка тарта торган истәлекләреннән булды. Аннан соң кулсыз, аяксыз калган бичара солдатлар да иптәшләре аркасында ясаган кул вә аякка ия булып калдылар. Алар, илләренә кайткач та, кадерле иптәшләренең аларның бәхетсезлекләрен ничек бүлергә теләгәннәрен вә кулларыннан килгән нәрсәнең һәммәсен дә эшләгәннәрен гел исләренә төшерәчәкләр.

Мин хәзер, татар мөселман әсирләренең бер-берсенә ничек ярдәм итешкәннәрен күреп, бик куана башладым. Вә аларның үз илебезгә кайткач та, милли теләкләребезне җиренә җиткерер өчен, шулай бер-берсенә ябышып алга китәрләр дип, бик зур өмет итәм. Шулай иткән чагында гына без дә, башка милләтләр шикелле, мәдәният җәннәте эчендә рәхәт гомер итә алырбыз дип уйлыйм.

Театрдан соң һәртөрле нотыклар сөйләнгәне шикелле, милли җырлар да җырланды. Безнең иң түбән дәрәҗәдә булган кара халкыбызның да аз вакыт эчендә бу кадәр алга китүләре мине искиткеч дәрәҗәдә шатландыра. Аңа күрә мин, бер дә курыкмый вә оялмыйча, бөтен дөньяга карап: «Мин бер татармын! Гомерем буе татар булып калачакмын! Вә без татарлар да башка милләтләр шикелле гомер итәчәкбез!» — дип кычкырам.

Предыдущая главаГлава 38 из 41Следующая глава