Әй дустлар, әй дошман гаскәре эчендә булган мөселманнар!
Йорт-нигездән, җирдән аерылып, урысларга итагать кылып сугышка керәсез, йөзләрчә-меңнәрчә адәм йөз каралыгы берлән үлемне ихтыяр кыласыз. Кыямәт көнендә Аллаһы Тәгалә сездән: «Әй бәндәләрем, ни өчен сугыштыңыз, ни өчен үзегезнең дустларыңыз вә хәлифәнең мөтәфыйкы булган вә хәлифә берлән гаһед кылышкан дустларга каршы мылтык аттыңыз?» — дип сораса, ни дип җавап бирерсез? Үз инсафыңыз берлән фикер кылыңыз, уйлаңыз, сез дә инсан, сез дә адәм углысыз. Үзеңезгә дошман булган, ничә йөз еллардан бирле каныңызны эчкән урысларга шундый кыйталы заманнарда ничек итагать кыласыз, динегезгә ихтыярлык юк, мотлак, кысымчылык кылып, ризалап, сезне хәкарәт кылып, дин карендәшләреңез булган төрекләргә вә хәлифәнең гаскәрләренә каршы сугышка алып баралар, сез шул әзәли дошманнарыңызга итагать кылып, үзеңезне дуст күргән вә хәлифәнең дусты вә хәлифә берлән гаһед кылышып иттифак булган Германия патшалыгына, Германия гаскәренә каршы мылтык атасыз. Бу сугышта һәммә халык, дине өчен, ватаны өчен җаныны-малыны корбан кылып, үзләренең фани дөньялары вә ахирәтләре өчен сугышалар. Сез(нең) булса дөньяңызга да файдасы юк. Чөнки урыслар, галиб булсалар, сезне дәхи артыграк кысымчылыкка салырлар, динеңезне кысарлар, сезгә рәхәтлек бирмәсләр. Ахирәтеңезгә дә файдасы юк, чөнки дин Исламның зәгыйфьләнүе вә харабы өчен ничә йөз елдан бирле дошман булган урыслар, әгәр галиб булсалар (Алла күрсәтмәсен!), әүвәл мөселман хәлифәсене уртадан чыгарып юк кылырлар, дөньяның һичбер мәмләкәтендә мөселманның кадере вә хөрмәте калмас, мөселманлыкны бетерәчәкләр. Англичаннарның да, урысларның да максудлары мөселманлыкны бетермәктер, сез, шул дошманнарга ярдәм кылып, Ислам диненең хараблыгына тырышасыз.
Әй бичара мөселманнар, әй гафил бәндәләр! Шушы хәлләрне уйлаңыз, фикер кылыңыз, урысларга мәсьюн сонып, ничә көнлек дөнья өчен ахирәтеңезне сатмаңыз, дин карендәшләреңезгә каршы мылтык атмаңыз. Германия дәүләте, Германия хөкүмәте, Германия халкы мөселманнарның хакыйкый дустыдыр, чөнки мөселманнарның хәлифәсе булган гази солтан Мөхәммәт Рәшат хан хәзрәтләренең дусты вә гаһед кылышып иттифак булган дустыдыр, Германия падишаһлыгы һичбер заманда мөселманга дошман булган юк, бәлки һәрдаим мөмкин булган кадәр мөселманга ярдәм кылган, мөселманлыкның файдасын уйлаган, хәлифәнең гаскәренә һаман сугыш кораллары биргән. Хәлифә гаскәре арасында бик күп Германия офицерлары бар, шул тарика Германия дәүләте, Германия падишаһлыгы, Германия халкы мөселманнарның чын күңелдән хакыйкый дусты улып, һәрдаим мөселманнар файдасына иҗтиһад кыладырлар.
Әй мөселманнар! Сез гафил булмаңыз, дошманыңызга итагать кылып, дустыңызга каршы мылтык атмаңыз, дин Исламның хараблыгына сәбәп булмаңыз. Хак Тәгалә хәзрәтләренең газабына вә каһәренә мөстәхикъ булырсыз.
Бүген дошманнарга каршы җиһад һәр мөэмингә фарыз гайндер. Җиһадның фарыз гайн булган заманында, һәркем дин өчен сугышкан заманда сез үзеңезнең дин дошманнарыңызга итагать кылып әгълаи (…)[851]кяфер өчен сугышсаңыз, пәйгамбәр галәйһиссәлам хәзрәтләренең хозурында ни дип җавап бирерсез, Хак Тәгалә хәзрәтләренең хозурында ни йөзеңез берлән амәтемез дип әйтерсез? Менә сезгә чын күңелемез берлән хакыйкый дустлык йөзенннән нәсыйхәт кыламыз, сез динеңезнең хараблыгына сәбәп булмаңыз, ничә йөз сәнәләр урыс кулында ихтыярсыз ничә төрле кысымчанлыклар күрәсез, 20–30 миллион мөселман була торып, чирмеш-чуашлар кебек хәкыйрь-хур булдыңыз, җирләреңездән-суларыңыздан аерылдыгыз, шулай була торып, һәмишә шул дошманнарыңызга ничек итагать кыласыз? Бу золмәт, бу хәкарәттән үз динеңезне үзеңез аяк астына таптыйсыз. Әгәр бу гафиләттән уйган(ма)саңыз, дөнья вә ахирәттә хур вә хәкыйрь булырсыз.
Шуны яхшы белеңез: бу сүзләрне сезгә әгъла чын күңел берлән хакыйкый дустлык йөзеннән нәсыйхәт кылып әйтәбез. Валлаһи, Германия патшалыгының куәте һәр тарафта галибдер, хәзер дә Германиядә бер миллион рус әсире бар, дәхи 2–3 ел сугышырга тиярлек куәте бар, Германия коралы һәммә патшаларның коралларыннан артыктыр. Хәлифәнең гаскәре дә Дарданеллда җөмлә дошманнарына каршы галиб булып, инглизләрнең, французларның ничә сугыш көймәләрене батырдылар, никадәр дошман гаскәрләрене тәәллеф кылдылар. Хак Тәгалә дин исламга нәсыйрәт бирде, хәлифәнең гаскәре дөньяда иң куәтле булган дәрья гаскәрләренә каршы ничә айдан бирле сугыш кылып, галиб булып, муафыйк булып чыгачактыр. Шул хәлдә һәмишә сезләр тәмам Русия кул астында мазлум булып, хәкыйрь залил булып калырсыз. Без шул хәлләрне уйлап йөрәкләремез янадыр, сезгә шәфкать вә мәрхәмәт кыламыз. Хак Тәгалә сезләрне шул гафиләт уйкусыннан уйгатып, күзләрегезне ачып, хакыйкый дустларыңызны күрергә, әзәли вә әбәди дошманнарыңыздан сакланырга насыйп әйләсен. Амин!